+20 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
12 декабрь 2022, 17:00

Чыршы бәйрәме кайчан үтәчәк?

Төп Яңа ел бәйрәмендә балаларга музыкаль интерактив спектакль тәкъдим ителәчәк.

Чыршы бәйрәме кайчан үтәчәк?
Чыршы бәйрәме кайчан үтәчәк?

Республикада төп Чыршы бәйрәме 22 декабрьдә “Башкортстан” дүләт концерт залында узачак. Балаларга “Яңа ел фәннәренең тылсымлы академиясе” исемле музыкаль интерактив спектакль тәкъдим ителәчәк.

Хөкүмәтнең ЦУРда узган оператив киңәшмәсендә Башкортстан мәдәният министры вазыйфаларын башкаручы Илнур Мөхьянов сөйләвенчә, Яңа ел алды спектакльләре сезонын 17 декабрьдә Башкорт дәүләт опера һәм балет театры “Щелкунчик” тамашасы белән ачып җибәрәчәк. 

Республиканың дәүләт театр-концерт учреждениеләрендә 450дән артык Яңа ел программалары һәм тамашалары үткәрү планлаштырыла, аларны 150 меңнән артык тамашачы карый алачак. Муниципаль мәдәният учреждениеләрендә, шәһәр һәм авыл мәйданнарында төрле мәдәни-ял чаралары узачак. 1,1 миллионнан артык кешене колачлап, якынча 27 мең чара уздыру планлаштырыла.

Республиканың күп кенә муниципалитетларында онлайн форматта чаралар да узачак. Узган елдагы кебек үк Яңа ел концерт программалары һәм ерак авылларга театральләштерелгән тамашалар белән чыгачак автоклублар халыкка хезмәт күрсәтүгә актив җәлеп ителәчәк.

Республикада узачак бәйрәм чараларының тулы программасы белән “Культурный мир Башкортостана” интернет-порталында танышырга мөмкин. Традицион рәвештә порталда 22 декабрьдән 8 гыйнварга кадәрге чорда мәдәни вакыйгаларны үз эченә алган "Яңа ел чаралары календаре” булдырылачак.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары республика мәдәният учреждениеләренә бушлай йөри алачак, дип хәбәр итте Илнур Мөхьянов.

 

Фото:ufacity.info

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: