Барлык яңалыклар
Балачак илендә
13 декабрь 2022, 17:15

Кыш бабайның резиденциясен күрми калмагыз!

Тиздән Уфада Кыш бабай резиденциясе ачыла.

Кыш бабайның резиденциясен күрми калмагыз!
Кыш бабайның резиденциясен күрми калмагыз!

25 декабрьдә 12 сәгатьтә башкалада Агыйдел елгасы ярында Уфа Кыш бабае резиденциясен ачу тантанасы көтелә.

Резиденция кунакларын Кыш Бабай һәм аның ярдәмчеләре катнашлыгында интерактив программа: 800 метр озынлыктагы шәһәрдә иң зур шугалак ачылу, һөнәрчелек һәм сәүдә кибетләре, боланлы вольер көтә.

 "Вся Уфа” телекомпаниясенең мәгълүмат үзәгендә Яңа ел котлавы белән видео хәбәр язып булачак. Керү бушлай. Алга таба төп Яңа елның тылсымчы бабае белән көн саен 15 сәгатьтән алып 21 сәгатькә кадәр кадәр аралашырга мөмкин булачак.

Кыш бабай резиденциясе балаларны 14 гыйнварга кадәр кабул итәчәк.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: