+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
20 декабрь 2022, 10:30

Үзе тәмле, үзе зыянлы...

Карамель һәм суыра торган кәнфитләр биш яшькә кадәрге балаларның сәламәтлеге өчен аеруча куркыныч.

Үзе тәмле, үзе зыянлы...
Үзе тәмле, үзе зыянлы...

Бу хакта 18 декабрь Санкт-Петербургтагы “СМ-Клиника" ның әйдәп баручы аллерголог-иммунологы, педиатр Елена Грек “Газета.Ru” басмасына сөйләгән.

Аның билгеләвенчә, кечкенә балалар мондый кәнфитләрне дөрес ашый белми, тешләргә, чәйнәргә тырыша.

“Бу тешләр өчен генә зыянлы түгел, кәнфит яки аның бер кисәге баланың тын юлына китәргә мөмкин", — дип кисәтте табиб.

Дөрес, суыра торган кәнфитләр балалар өчен ничә яшьтә дә хәвефле. Әмма 4-5 яшьтә алар баланың тешләренә зыян китерә, кариес башлана.

“Моннан тыш, мондый кәнфитләрнең составына еш кына зарарлы өстәмәләр һәм синтетик буяулар керә, мәсәлән, E129 һәм E110 кебек салма буяулар, хәтта аларны берничә илдә азык-төлек тармагында куллану тыелган. Бу өстәмәләр көчле аллергия реакциясе бирергә, тәнгә тимгелләр чыгарга, тамак яну, тын кысылу, эч авыртуга китерергә мөмкин", - дип билгеләп үтте Елена Грек.

Моннан тыш, буяулар баланың үзәк нерв системасына тискәре йогынты ясарга мөмкин, балада игътибар дефициты һәм гиперактивлык күзәтелергә мөмкин.

 

Фото:sostavproduktov.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: