+29 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
21 декабрь 2022, 16:05

Шартлатмагыз!

Петарда... Бу сүзне ишетүгә сезнең дә кот очамы?

Шартлатмагыз!
Шартлатмагыз!

Яңа ел бәйрәмнәре якынлаша. Гадәттә, бу чорда балалар арасында тән җәрәхәтләре алу куркынычы  күпкә арта. Күңелсез хәлләр бигрәк тә петарда шартлату, пиротехник шоулар оештыру, бенгаль утларын яндыруга бәйле. Кызганыч, бик күпләр, пиротехник чаралар белән мавыкканда, хәвефсезлек таләпләрен үтәми. Петарда шартлату тән җәрәхәтләренә генә түгел, хәтта үлемгә дә китерергә мөмкин.

Шуңа да берничә кагыйдәне истә тоту зарур:

– петарданы шартлатыр алдыннан, аның инструкциясен яхшылап укыгыз;

– пиротехник эшләнмәне учыгызда шартлатмагыз;

– кабынган петарданы кулдан-кулга бирмәгез;

– петарданы кешеләр янында шартлатмагыз;

– аны кешеләр булган якка ташламагыз;

– петарданы кая ташлауны алдан уйлап куегыз: агачлар, электр тогы линияләре булмасын;

– фейерверк яндыра торган мәйданчыкта тиз кабынып китә торган материаллар булырга тиеш түгел;

– петарданы кечкенә балаларга бирергә, аны яндырырга рөхсәт итәргә ярамый!

– петарда әлеге мизгелдә шартламаган икән, димәк, ул теләсә кайсы вакытта куркыныч тудырырга мөмкин. Шуңа аның янына якын килмәгез!

– Сыйфатсыз пиротехника брак булырга мөмкин. Бәхетсезлеккә юлыкмас өчен сыйфатлы пиротехник эшләнмәләр генә сатып алырга, барысын да инструкциядә кушылганча эшләргә, хәвефсезлек таләпләрен үтәргә кирәк.

– пиротехника белән тәҗрибәле кеше, өлкәннәр генә шөгыльләнергә тиеш.

– эчендә бары тик махсус тамгасы булган әйберләрне генә бина эчендә кабызырга ярый. Мисал өчен, нечкә бенгаль утларын яки кечкенә фонтанчыкларны.

 – гадәттә, пиротехникадан 16 яшькә кадәргә балалар еш зыян күрә.

Әлбәттә, иң яхшысы, шартлаткычлар сатып алмау. Яңа ел бәйрәме алардан башка да ямьле һәм күңелле!

 

Фото:admelizovo.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: