+16 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
22 декабрь 2022, 16:20

Утларыңны кабыз, Чыршыкай!

Бүген башкалада үткән республика Чыршы бәйрәменә 1000гә якын укучы җыелды.

Утларыңны кабыз, Чыршыкай!
Утларыңны кабыз, Чыршыкай!

Кичә Уфада республика Чыршы бәйрәме узды. Бәйрәмгә Башкортстанның төрле шәһәр һәм районнарыннан уку алдынгылары, олимпиада һәм спорт ярышлары җиңүчеләре, конкурс лауреатлары, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар, күпбалалы, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 1000гә якын укучы чакырылган иде. Быел республиканың төп Яңа ел тамашасына Донецк һәм Луганск халык республикаларыннан күчеп килгәннәрнең һәм хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган хәрбиләрнең балалары да катнашты.

Яңа ел тамашасы “Башкортостан” дәүләт концертлар залында ике агымда оештырылды. Республика чыршысында катнашучы һәр бала йомшак уенчык, ике дәүләт телендә китап һәм татлы сувенир салынган рюкзак белән бүләкләнде.

- Быел республика Башлыгының Чыршы бәйрәменә Башкортстанның иң яхшы укучылары чакырылды. Алар – уку алдынгылары, иҗади конкурслар җиңүчеләре, яшь спортчылар.  Быел без үзебезнең геройларның – махсус операциядә катнашучыларның балаларын да чакырдык. Балалалар, мин сезгә бер генә нәрсәне телим – тырышыгыз, укыгыз һәм иң югары нәтиҗәләргә ирешегез. Сезнең укудагы уңышлар Көнбатышның барлык дошман гамәлләренә җавап булачак. Бары тик  яхшы уку, яхшы бәяләр белән генә сез дошманнарның гамәлләренә  каршылык күрсәтә аласыз, - диде тамашаны ачып, мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.  

Балаларны фойеда ук ел символы – Куянкай, әкият геройлары күңелле тамаша белән каршы алдылар. Шул арада ерак араларны якын итеп, Кыш бабай белән Карсылу да килеп җитте. Чыршы тирәли җырлап та, биеп тә алды балалар. Ә залда балаларны могҗизалы, серле әкият иленә сәяхәт көтә иде.

 

Фото: mgazeta.com

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: