+21 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
1 гыйнвар 2023, 12:15

Иске елга рәхмәт әйтеп, яңасын каршы алдык!

Чакмагыш авылының 5нче балалар бакчасында Яңа ел иртәсе бик күңелле узды.

Иске елга рәхмәт әйтеп, яңасын каршы алдык!
Иске елга рәхмәт әйтеп, яңасын каршы алдык!

Безнең балалар бакчасында бәйрәм иртәләре һәрвакыт ямьле үтә. “Сипкелләр” төркемендә дә Чыршы бәйрәмен дә шау-гөр килеп, күңелле үткәрдек.

Бу көнне балалар да, аларның әти-әниләре дә бәйрәмчә костюмнар киеп килде. Кар бабай белән бергә барысы да чыршы тирәли биеп-җырлап, төрле уеннарда катнаштылар. Кыш бабай һәммәсенә бүләкләр өләште.

Кар бабай ролен – психологыбыз Лилия Илшат кызы Гафарова, Кыш бабайны – өлкән тәрбиячебез Чулпан Хәлим кызы Баембитова, Кар кызын тәрбиячебез Айгөл Әлфәрит кызы Хәбибуллина бик оста башкардылар.

Шунысы сөенечле, безнең төркемдәге 18 бала 2023 елның беренче яртысына “Әллүки” журналына язылды. Димәк, гыйнвар аеннан без “Әллүки”ле булачакбыз!

Тәрбияче Гөлназ Рабис кызы Хаматдинова,

5нче балалар бакчасы.

Чакмагыш районының Чакмагыш авылы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: