+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
2 гыйнвар 2023, 10:50

Уфага килсәгез, Кыш бабай резиденциясен күрми китмәгез!

Кыш хуҗасы белән 14 гыйнварга кадәр аралашырга мөмкин.

Уфага килсәгез, Кыш бабай резиденциясен күрми китмәгез!
Уфага килсәгез, Кыш бабай резиденциясен күрми китмәгез!

Уфаның Агыйдел елгасы буенда Кыш Бабай резиденциясе көн саен 12дән кичке 9га кадәр башкала халкы һәм кунаклар өчен ачык.

Кыш бабайның штаб-фатиры Агыйдел елгасы ярында, Салават Юлаев һәйкәле янында урнашкан. Комплекста резиденция үзе, боланлы вольер, зур боз шугалагы һәм башкалар бар. Кыш бабайга Карсылу һәм яраткан әкият персонажлары ярдәм итә.

Биредә көн саен яңа уен программалары: конкурслар, биюләр һәм бүләкләүләр оештырыла. Кыш хуҗасы белән 14 гыйнварга кадәр 12-21 сәгатьләрдә аралашырга мөмкин.

Керү, резиденция буенча экскурсия, Кыш бабай белән аралашу һәм теләкләр белән хатлар кабул итү – бушлай!

Яңа ел бәйрәмнәрендә резиденциягә барырга планлаштырган уфалылар һәм шәһәр кунаклары өчен 25 декабрьдән бушлай автобус эшли башлады. Ул “Дуслык монументы – Агыйдел елгасының яр буе” маршруты буенча 8 гыйнварга кадәр көн саен 16.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр эшләячәк.

Кыш бабай резиденциясенең адресы - Набережная урамы, 122. Керү бушлай.

 

Фото: Башинформ

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: