+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
6 гыйнвар 2023, 10:35

“Сәлам, бу Владимир Владимирович...”

Президент 7 яшьлек Давид белән телефоннан сөйләште.

“Сәлам, бу Владимир Владимирович...”
“Сәлам, бу Владимир Владимирович...”

Ил башлыгы Владимир Путин кичә, 5 гыйнварда, Ставрополь краенда яшәүче җиде яшьлек Давид белән телефон аша аралашкан. Малай Мәскәүдәге Русия Кораллы Көчләре хәрби академиясендә булырга хыялланган. Президент аның бу теләген чынга ашырды. Моннан тыш, ул башкаладагы “Москвариум”да булган. Бу хакта “Известия” басмасы хәбәр итә.

"Сәлам, бу Владимир Владимирович. Мәскәү буйлап сәяхәт ошыймы сиңа? Сез кичә экскурсиядә булдыгыз. Кайларга бардыгыз? "Москвариум"га? Ә бүген син инде хәрби академиядә. Я, ничек, барысы да син көткәнчәме?" – дип кызыксынган Владимир Путин.

Президент үз ярдәмчеләренең Давидка һәм аның гаиләсенә тимераяклар сайлап, Мәскәүдә шугалакка алып барачакларын да вәгъдә иткән.

Дәүләт башлыгы малайга һәм аның гаиләсенә башкалада матур яллар теләгән һәм аларны Яңа ел, Раштуа бәйрәме белән котлаган.

Билгеле булуынча, 22 декабрьдә Президент "Теләкләр чыршысы” акциясендә катнашты һәм чыршыдан балаларның хыяллары язылган өч открытканы алды.

Курган өлкәсеннән 8 яшьлек Агата Былкова һәм Запорожьедан 8 яшьлек Александра Титаренконың хыяллары тормышка ашты да инде. Агата төньяк балкышын һәм боланнарны якыннан күрү бәхетенә ирешсә, Александра Бөек Устюгта Кыш бабай резиденциясендә булды.

 

Фото: ТАСС

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: