Екатеринбургта яшәүче 3 яшьлек Марьяна Чегус "Русиянең иң матур кызы” конкурсында җиңүче булган. Балалар конкурсында илнең төрле почмакларыннан 26 меңнән артык кыз катнашкан. Жюри берничә яшь категориясендә җиңүчеләрне билгеләгән. Алар арасында нәни Марьяна иң күп баллар җыеп, абсолют лидерлыкка чыккан.
"Мин бик тәвәккәл һәм акыллы кыз. Рәсем төшерергә, пазллар җыярга яратам. Саф һавада, велосипедта күп йөрим, таган атынырга һәм тау шуарга яратам. Төрле конкурсларда катнашам, грамоталарым бик күп!”– дип язылган нәни Марьянаның анкетасында.
Җиңүче кыз кубок һәм дипломнан тыш, "Русия балалары" журналында басылып чыгачак
Фото:ural.aif.ru