+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
15 гыйнвар 2023, 11:40

Татарлар кайда үсә?

Әкияткә охшаган чынбарлык...

Татарлар кайда үсә?
Татарлар кайда үсә?
Күп тә түгел, аз да түгел, нәкъ ике ел элек яшәгән ди ямьле Уфа шәһәрендә үтә дә татар җанлы кызлар һәм малайлар. Тыштан караганда гади генә балалар кебек булганнар, яшьтәшләре кебек үк уйнаганнар, балалар бакчасына йөргәннәр, мәктәптә укыганнар. Тик күңелләре нидер көткән, моңсуланган.
 
Бердән-бер көнне болар Уфадагы “Нур” татар дәүләт театрына килгәннәр дә, андагы театр мәктәп-студиясе юлбашчысы Ленария Хаҗиевага мөрәҗәгать иткәннәр:
- Хөрмәтле юлбашчы! Без нык итеп татар телен, татар мәдәниятен өйрәнәсебез килә. Нишләргә безгә?

Юлбашчы балаларның чын күңелдән сөйләүләрен күргән-аңлаган да, көн уйлаган, төн уйлаган һәм болай дип җавап биргән:
- Балалар, теләгегез бик изге. Әйдәгез, студиядә татар төркеме булдырабыз. Ярдәмчеләрем сезне төрле яклап үстерер. Лилия Таҗетдинова татар театры серләренә төшендерер. Юлия Тимербулатова биюгә өйрәтер. Лиана Фәттахова белән татар җырларын җырларсыз. Ә сәхнә телен Айгөл Юлъякшина белән өйрәнерсез, ул сезнең кураторыгыз да булыр.

Бик шатланган балалар. Тырышып сабак ала башлаганнар. Төрле милли чараларда да катнашканнар. Ул гына да түгел, Казанга барып кайтканнар. Бөтендөнья татар конгрессында аларны хөрмәт белән кабул иткәннәр. Күңелләрендә татар рухы көннән-көн ныгыган. Кемнәр күрә аларны, барысы әйтә икән: “Әт-тә-тә-тә! Менә нинди шәп татарлар үсеп килә!”
 
Айгөл Юлъякшина.
Автор фотолары.
 
Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: