+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
22 гыйнвар 2023, 11:20

Куйдык кишердән борын...

Уфаның 7нче модельле балалар китапханәсендә Кар бабай көне мавыктыргыч үтте.

Куйдык кишердән борын...
Куйдык кишердән борын...

"Борыны— кишердән, күзләре — күмердән, балалар әкиятеннән Кар бабай!”

Кыш көне һәр ишегалдында диярлек бу кызыклы персонажны күрергә мөмкин. Русьтә Кар бабайларны борынгы мәҗүси заманнарда ук ясаганнар һәм кыш рухлары дип санаганнар. Аларга зур хөрмәт белән караганнар һәм көчле суыкларны үткәреп җибәрү турында үтенеч белән мөрәҗәгать иткәннәр.

Менә Уфаның 7нче модельле балалар китапханәсендә дә, 18нче гыйнварда, Бөтендөнья Кар бабай көнендә әлеге әкият герое пәйда булды. Китап укучылар рәхәтләнеп пазллардан Кар бабай җыйдылар. Бу көнне алар Э.Успенскийның «Кар бабайларның тылсымлы мәктәбе», «Кыш бабайда могҗизалар» китаплары белән танышты, «Снеговик-почтовик» мультфильмын карады.

Сүз уңаенда, 25 гыйнварда Бәхетле Кар бабай көнен, ә 28 февральдә – Русия Кар бабае көнен билгеләп үтәргә мөмкин булачак.

 

Фото: Ирина Зиннәтуллина.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: