Барлык яңалыклар
Балачак илендә
25 гыйнвар 2023, 14:10

Кич утырып кызлар чигү чигә...

Уфа “Нур” татар дәүләт театрында бик кызыклы осталык дәресе үтте.

Кич утырып кызлар чигү чигә...
Кич утырып кызлар чигү чигә...

Кичә, 24 гыйнварда, Уфа “Нур” татар дәүләт театрында, театрның балалар студиясендәге татар төркемендә шөгыльләнүчеләр һәм аларның ата-аналары өчен калфак һәм түбәтәй тегү буенча осталык дәресе узды. Милли баш киемен тегү серләре белән Башкортстан татар хатын-кызларының “Сәхибҗамал” оешмасы вәкиле Рима Әминева уртаклашты.

Кичә дәвамында баянчы, җырчы һәм композитор Салават Әхсәнов һәммәсен милли көйләр белән сөендерде. Осталык дәресендә катнашучылар, тегү эшләреннән тыш, җырладылар һәм биеп тә алдылар. Өйләренә әзер калфак-түбәтәйләр белән кайтып киттеләр. Чараны оештыручы - студия педагогы Айгөл Юлъякшина. Шундый ук чара театрда янә бер тапкыр 29 гыйнварда, кичке спектакль алдыннан узачак.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: