Барлык яңалыклар
Балачак илендә
11 март 2023, 13:15

Нәни принцессалар бәйрәмнең бизәге булды

Уфада өченче “Кечкенә принцессалар балы” узды.

Нәни принцессалар бәйрәмнең бизәге булды
Нәни принцессалар бәйрәмнең бизәге булды

Кичә Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында Башкортстан Башлыгының хатыны, «Бәхет территориясе» хәйрия фондының попечительләр советы рәисе Каринэ Хәбирова патронаты астында мөмкинлекләре чикле балалар өчен “Кечкенә принцессалар балы” узды. 6 яшьтән 12 яшькә кадәрге яшь принцессалар өчен осталык дәресләре, иҗади күргәзмә, танылган кешеләр белән очрашулар оештырылды, театр фойесында фотозоналар, фотобудкалар, визаж студиясе эшләде. Балга кергәндә катнашучыларны озын буйлы курчаклар каршы алды.
"Кечкенә принцессалар балы"на 265тән артык кеше килгән иде. Балда катнашучыларны Халыкара хатын-кызлар көне белән Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров котлады.

"Кадерле кечкенә принцессаларыбыз! Барыгызны да язгы матур бәйрәм белән котлыйм. Бүген сезне принцессаларның язгы балына җыйдык. Сез безнең өчен иң кадерле, ягымлы һәм матур, тормышыгызда барысы да яхшы булыр. Сезнең искиткеч әниләрегезгә – тәвәккәл һәм яратучан, игелекле һәм зирәкләргә чын күңелдән рәхмәт сүзләре әйтәсем килә. Мондый бәйрәмнәрнең мөмкин кадәр ешрак узуы, ә сез анда иң кирәкле катнашучылар булуы мөһим », — диде Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы Радий Хәбировның хатыны Каринэ Хәбирова сүзләренчә, әлеге бәйрәм — үзенчәлекле һәм тылсымлы.

Балда катнашучылар  «Летучий голландец»  музыкаль спектаклен карады һәм аларның һәрберсе бүләк алды. Ә күпләр республика Башлыгы белән селфи ясый алды.


Фото: bashinform.ru

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас