Барлык яңалыклар
Балачак илендә
23 март 2023, 11:15

“Мине мәктәптә нәрсәләр көтә?”

7 яшьлек Вера Соколова “Башкортстанның ел укытучысы” финалчыларына шундый сорау юллады.

“Мине мәктәптә нәрсәләр көтә?”
“Мине мәктәптә нәрсәләр көтә?”

Башкалада атна дәвамында барган “Башкортстанның ел укытучысы — 2023” конкурсы ахырына якынлаша. Кичә, 23 мартта, “Башкортстанның ел укытучысы” финалчылары мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин белән “Матбугат конференциясе”ндә катнашты. Биредә “Башкортстанның ел укытучысы”, “Урыс теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, “Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы”, “Елның иң яшь укытучысы” бәйгеләрендә финалга чыккан бишәр педагог эрудициясен, иҗади сәләтен һәм белемен күрсәтте. Бу сынауда конкурсантларга мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, укытучылар, мәктәп директорлары һәм укучылар сорауларына җавап бирергә туры килде. Конкурсантларга сораулар бирүчеләр арасында 7 яшьлек Вера Соколова да бар иде.

— Мин быел 1нче сыйныфка укырга барам. Анда мине нәрсәләр көтә? – дип, залдагы бик эшлекле атмосфераны җанландырып җибәрде кыю кыз.

Мөгаллимнәр берсен-берсе уздырып мәктәп тормышын мактады. "Белем үрләрен яулау бик кызыклы. Беренче укытучы, яңа дуслар, күңелле чаралар – сиңа анда, һичшиксез, ошаячак!" – диде укытучылар.

Иртәгә, 24 мартта, “Ел укытучысы — 2022” бәйгесенең йомгаклау тантанасында конкурс лауретлары игълан ителәчәк һәм җиңүчеләре билгеле булачак.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: