-2 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
26 март 2023, 09:45

Балачак иле шагыйре

Уфаның 22нче модельле балалар китапханәсендә “Юбиляр язучы көне” узды.

Балачак иле шагыйре
Балачак иле шагыйре

24 мартта башкаланың 22нче модельле балалар китапханәсендә Уфа балалар һәм үсмерләр китабы атналыгы-2023 бәйрәме кысаларында “Юбиляр язучы көне” узды. 13 мартта күренекле балалар язучысы, шагыйрь Сергей Владимирович Михалковка 110 яшь тулган булыр иде. Безгә кунакка кечкенә китап укучыларыбыз, Уфа шәһәренең 292нче “Чебурашка” балалар бакчасының өлкән төркеме тәрбияләнүчеләре килде.

Дусларыбызны Яз (китапханәче Лена Рәшидова) һәм Кар патшабикәсе (китапханәче Карина Галиева) каршы алды. Балалар китапларның тылсымлы дөньясы, китаплар белән дөрес эш итү, китапларны ничек сайларга һәм абонементта һәм уку залында үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында Язның сөйләгәннәрен зур кызыксыну белән тыңлады.

Башта балаларны һәм Язны “туңдырырга" теләгән Кар патшабикәсе яшь китап сөючеләрнең кызыксынып тыңлауларын күргәч, фикерен үзгәртте һәм балалар белән күңелле бию тәнәфесе һәм әдәби уен-викторина үткәрде. Анда балалар үзләрен Сергей Михалков иҗатын яхшы белүчеләр итеп күрсәтте, шагыйрьнең шигырьләрен яттан сөйләп күрсәтте, аннары барысы бергә игелеккә, яхшылыкка өйрәтүче “Дядя Стёпа – милиционер”мультфильмын карады.

Китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балаларга бик нык тәэсир итте. Балалар зур соклану белән, ә кемдер тын да алмыйча, матур тышлы, искиткеч бизәлгән киштәләрдәге тезелеп киткән китапларга карады. Балалар шул кадәр күп китапларны әле беркайчан да күрмәгән. Нәни дусларыбыз китапханәдән китәргә дә теләмәде, һәм алар китапханәгә әти-әниләре белән бергәләп килергә вәгъдә бирде. Китапханәгә сәяхәт барысына да бик ошады.

 Сабыйларны балачактан ук китап культурасына җәлеп итү бик мөһим.

Зөлфия Гыйззәтуллина,

китапханә мөдире.

 


Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: