+9 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
30 март 2023, 15:10

Китаплар патшалыгында кунакта

Бүген башкаланың Балалар уку үзәгендә “Әллүки”челәр белән очрашу үтте.

Китаплар патшалыгында кунакта
Китаплар патшалыгында кунакта

Бүген  Әхмәт-Зәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәнең Балалар уку үзәгендә “Әллүки” журналы хезмәткәрләре белән очрашу үтте. Чарага Уфаның 291нче һәм 120нче балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре килгән иде.

“23еннән 30 мартка кадәр безнең үзәк көн саен гөрләп тора. Балалар китабы атналыгы кысаларында, без яшь китап сөючеләр өчен осталык дәресләре, авторлар, журналистлар белән очрашулар, яңа китаплар презентацияләре, рәсем күргәзмәләре, викториналар әзерләдек. Балалар китабы атналыгы - танылган балалар язучылары белән онлайн чаралар үткәрү өчен бик яхшы мөмкинлек. Бүген исә кызлар һәм малайларны республикада чыгып килүче “Әллүки” балалар журналы белән таныштырырга ниятләдек. Әле хәреф танырга өйрәнеп кенә килүче бу балалар да журналның якын дусларына әйләнер, дип ышынабыз”, – диде чараны ачып Балалар уку үзәге җитәкчесе Гүзәл Маликова.

Нинди журнал соң ул “Әллүки”? Журналист апалар кызыксынучан, күпне белергә омтылучы, һич тиктормас бәләкәчләргә “Әллүки” белән дуслашучыларның тагын да акыллырак, зиһенлерәк, сәләтлерәк, ә иң мөһиме, туган телле булып үсүләре турында сөйләде.

Балалар "Әллүки"челәр әзерләгән табышмакларга җавапны “һә” дигәнче әйтеп бирде. Бигрәк тә яшь журналист Алина апалары Сабитованың уеннары кызыклы булды. Кызлар һәм малайлар чәбәкәйли-чәбәкәйли аларга кушылды. Ә бүләккә һәркайсы кулына “Әллүки” алды.

“Без журналны күптәннән беләбез, алдырабыз, яратып укыйбыз. Бик кызыклы чара булды. Балаларга ошады. Мондый очрашулар соңгысы булмасын!” – диде 291нче балалар бакчасы тәрбиячесе Рита Хидият кызы.

Без дә нәкъ шундый теләктә, дуслар!

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: