+11 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
2 апрель 2023, 09:10

"Әллүки" өйрәтә безне яратырга Ватанны!

Кыңгыр-Мәнәвез авылы модельле китапханәсендә бик мавыктыргыч чара үтте.

"Әллүки" өйрәтә безне яратырга Ватанны!
"Әллүки" өйрәтә безне яратырга Ватанны!

“Әллүки”не яратабыз,
Бик тырышып укыйбыз.
Зирәклектә ярышабыз,
Башваткычлар уйлыйбыз.
Өйрәтә "Әллүки" безне
Яратырга Ватанны.
Хөрмәтләргә өлкәннәрне, 
Һәм дә ана-атамны.
“Әллүки” кызык журнал ул,
Укыйм да укыйм, тотсам.
И бәхетле булыр идем,
Конкурсында отсам!
“Әллүки”дә ни генә юк!
Санап бетереп булмый.
Матур-матур рәсемнәрне
Карап күзләрем туймый!

Әлфия Булат.

Бишбүләк районының Кыңгыр-Мәнәвез авылы модельле китапханәсендә "Балалар китабы атналыгы" кысаларында бик күп чаралар үткәрелде. Шуларның берсе – "Әллүки " журналы белән таныштыру.

Авылдашыбыз, шагыйрә Әлфия Булат яраткан журналыбыз турында бик матур шигырь язган. Чыннан да, журнал битләрендә кызыклы һәм мавыктыргыч язмалар җитәрлек, чара бик җанлы үтте, балаларга бик ошады. 

 

Элиза Салихова,
Кыңгыр-Мәнәвез авылы модельле китапханәсенең әйдәүче китапханәчесе.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: