+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
3 апрель 2023, 14:50

"Вдохновение" Сочидан җиңү белән кайтты!

Баймакның “Вдохновение" үрнәкле вокал студиясе тәрбияләнүчеләре “Кара диңгез Олимпы” XXV Халыкара юбилей фестиваль-конкурсында катнашты.

"Вдохновение" Сочидан җиңү белән кайтты!
"Вдохновение" Сочидан җиңү белән кайтты!

Светлана Үтәева җитәкчелегендә яшь вокалистлар 12 номер тәкъдим итте һәм призлы урыннарга лаек булды. Мәсәлән, конкурста Алиса Бүребаева һәм Дарья Савкина җиңүчеләр булды. Икенче урынны «Вдохновение» кече төркеме һәм аерым Диана Халикова алды. Өченче урыннар Гора Манукян белән Регина Рәсүлевада, шулай ук “Вдохновение” студиясенең урта һәм өлкән төркемнәрендә. I дәрәҗә дипломны Дарья Пичугина алды.

Чара язгы каникул вакытында узды. “XXI гасыр балалары” Халыкара балалар һәм яшьләрнең иҗади һәм шәхси үсеше проекты кысаларында узган «Кара диңгез Олимпы» Халыкара фестиваль-конкурсының максаты — Европа һәм дөньяның башка илләрендәге мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге киң җәмәгатьчелекне һәм профессионалларны Русия һәм БДБ илләре балаларының һәм яшьләренең иҗади казанышлары белән таныштыру, дөньяның барлык илләре балалары һәм яшьләре арасында мәдәни һәм иҗади элемтәләрне киңәйтү.

Чыганак: “Баймакский вестник”

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: