+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
6 апрель 2023, 14:20

Өч ел эчендә – 48 яңа балалар бакчасы!

“Мәгарифтә күтәрелеш” форумының дискуссия мәйданчыкларында иң актуаль мәсьәләләр күтәрелә.

Өч ел эчендә – 48 яңа балалар бакчасы!
Өч ел эчендә – 48 яңа балалар бакчасы!

2019 елдан алып Башкортстанда 48 яңа балалар бакчасы ачылды. Алар барысы бергә 7,5 меңгә якын баланы урын белән тәэмин итте. Бу хакта “Мәгарифтә күтәрелеш” форумының дискуссия мәйданчыгында төбәк Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге җитәкчесе Алина Галина хәбәр итте.

Белгеч сүзләренчә, бүген республикада 220 мең бала мәктәпкәчә белем алуга җәлеп ителгән, шул исәптән 2 айдан 3 яшькә кадәр – 38 мең бала.

Башкортстан беренче булып Русия Президенты программасын вакытыннан алда үтәде, өч яшькә кадәрге балаларга мәктәпкәчә белем бирү мөмкинлеген тәэмин итте. Бүген мәктәпкәчә яшьтәге барлык балалар чират буенча балалар бакчасына урнаша ала. Урыннар җитмәү проблемасын хәл итәргә уникаль проект ярдәм итте. Аның кысаларында дәүләт, балалар бакчасында урын алмаган өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә, шәхси оешмаларга бару өчен алты мең сумлык сертификаттан файдалану мөмкинлеге бирде. Өч ел эчендә бу мөмкинлектән биш меңнән артык гаилә файдаланган. Республика тәҗрибәсе илдә иң яхшысы дип танылды һәм башка төбәкләрдә дә таратыла”, — дип сөйләде спикер.

Алина Галина билгеләп үтүенчә, әлеге проект Президент программасын вакытыннан алда хәл итәргә генә түгел, ә мәктәпкәчә белем бирүнең дәүләтнеке булмаган секторын үстерүгә дә җитди этәргеч биргән. Мәсәлән, бүгенге көндә республикада 56 шәхси балалар бакчасы эшли, аларга 5 меңнән артык тәрбияләнүче йөри.

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: