Барлык яңалыклар
Балачак илендә
10 апрель 2023, 11:20

“Минем бәхетем — күпбалалы гаиләм!”

Корманаевлар гаиләсендә 11нче сабыйлары туган.

“Минем бәхетем — күпбалалы гаиләм!”
“Минем бәхетем — күпбалалы гаиләм!”

Башкортстанның Дәүләкән шәһәрендә яшәүче Корманаевларның күпбалалы гаиләсендә 11нче бала туган. 39 яшьлек Гөлназ социаль челтәрләрдәге үз сәхифәсендә гаиләләрендәге зур шатлык турында язган.

"2023 елның 23 мартында мөселманнарның изге Рамазан бәйрәменең беренче көнендә кызыбыз Энҗе туды. Һәрвакыт сәламәт һәм бәхетле бул! Яраткан иремә һәм гаиләмә ярдәмнәре өчен рәхмәт! Мин сезне бик яратам!!!” — дип язган бәхетле әни. Ул шулай ук Республика перинаталь үзәге һәм Дәүләкән үзәк район дәваханәсе табибларына һәм персоналына рәхмәт белдергән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Корманаевларның дус гаиләсендә нәни Энҗе 6нчы кыз булды. Моңа кадәр “Ата- ана батырлыгы” медале ияләре Гөлназ һәм Айнур 5 малай һәм 5 кыз тәрбияләгәннәр.

"Бәхет акчада да, аның күләмендә дә түгел, ә гаиләдә. Минем гаиләм —минем күп балалы бәхетем. Соңгы вакытта миннән еш кына: "ә 11нчене тудырасыңмы?" — дип сорыйлар иде. Әгәр дә Аллаһ теләсә, табармын һәм бу ирем белән икебезнең теләгебез булыр. Ә нигә тапмаска?! Безнең барлык ун балабыз да сәламәт туды, мәктәптә бик яхшы укыйлар”, — дип сөйләгән Гөлназ “Башинформ” хәбәрчесенә.

 

 

Фото:bashinform.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: