+21 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
11 апрель 2023, 10:55

Нәнәйләр һәм нәниләр бәйрәме

Дәү әниләр Нефтекама шәһәренең 36нчы балалар бакчасында "Орчык бәйрәме" үткәрде.

Нәнәйләр һәм нәниләр бәйрәме
Нәнәйләр һәм нәниләр бәйрәме

Бүген, шәһәрдә барган Татар теле һәм мәдәнияте айлыгы кысаларында, Татар милли мәдәни үзәге активистлары, аккалфакчылар 36нчы балалар бакчасында "Орчык бәйрәме" үткәрде.

Балалар борынгы йолалар турында белемнәрен ныгытты, оекбаш-биялиләрнең кайдан барлыкка килүенә төшенде, үзләре дә йон эшкәртү процессында катнашты: йомгак чорнады, йон язды, хәтта каба белән эрләп караучылар да табылды. Шулай ук малайлар һәм кызлар нәнәйләрнең бу эшләрне ничек җитез, оста эшләүләрен күзәтте, кул эшләре турында табышмаклар чиште, бергәләшеп биеде һәм җырлашты. Кунаклар биредә искиткеч сәләтле, киң күңелле, олы йөрәкле тәрбиячеләр белән танышты. Чара нәниләргә дә, нәнәйләргә дә бик ошады.

 

Гөлнара Гыйлемханова.

Нефтекама шәһәре.

 

Автор фотолары. 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: