+14 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
13 апрель 2023, 14:45

Галәм киңлекләренә сәяхәт

Чакмагышның 5нче балалар бакчасындагы “Кыңгыраулар”  төркеме тәрбияләнүчеләре мавыктыргыч сәфәрдә булган.

Галәм киңлекләренә сәяхәт
Галәм киңлекләренә сәяхәт

Кичә, 12 апрельдә, Чакмагыш авылының 5нче балалар бакчасындагы “Кыңгыраулар”  дип исемләнгән өлкәннәр төркемендә Космонавтика көненә багышланган тематик дәрес узды. Кызлар һәм малайлар кешенең космоска беренче очышы һәм, гомумән, Җиһан киңлекләре турында бик күп мәгълүмат белән таныштылар. Балалар беренче космонавт Юрий Гагарин турында да зур кызыксыну белән тыңладылар. Төрле конкурсларда катнаштылар һәм чын космонавтлар булу өчен сынаулар үттеләр. "Мин – ракета" тизләтү биюендә дәррәү катнаштылар. Бәйрәм балаларга көн дәвамына җитәрлек яхшы кәеф һәм шатлык  китерде!

Әлбәттә, балалар бакчаларында мондый чаралар патриотик тәрбия бирүдә аеруча ярдәм итә. Балаларда Ватанга, аның мәдәниятенә, батыр йөрәкле кешеләренә карата горурлык һәм хөрмәт хисе тәрбияли, аларны милләтпәрвәрләр итептәрбияләүгә булыша.  

Айгөл Рәис кызы Кунафина, тәрбияче.

Чакмагыш районы.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: