+14 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
21 апрель 2023, 14:25

Тылсымлы җавап

Дуслар, сез дә дәү әниегезгә сорау артыннан сорау яудырырга яратасызмы? Краснокама районы Куян мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ апагыз Гафарова нәкъ шундый бер малай  турында бик матур шигырь язган. Аның белән сайтта таныша аласыз.

Тылсымлы җавап
Тылсымлы җавап

Тылсымлы җавап

 

- Дәү әнием,әйтче, зинһар,

Нәрсә була ул бәхет?

-Бәхет, улым,- сәламәтлек,

Бер читтә торсын тәхет!

 

-Дәү әнием, әйтче, зинһар,

Нәрсә була ул байлык?

-Күңелдәге аклык,пакьлек

Булмаса хөсет, тарлык!

 

- Дәү әнием, әйтче, зинһар,

Ничек була ярату?

-Әти-әни, һәммәсенә

Һәрвакытта җан ату!

 

- Дәү әнием, әйтче, зинһар,

Нәрсә соң ул соклану?

Матурлыкка, яхшылыкка

Чын күңелдән шатлану!

 

- Дәү әнием, әйтче, зинһар,

Нәрсә соң ул мәхәббәт?

Бар дөньяны яратудан

Җаныңа булса рәхәт!

 

Гөлназ Гафарова

 

Фото: fb.ru

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: