Барлык яңалыклар
Балачак илендә
22 апрель 2023, 15:10

Каранда милли бәйрәмнәр күңелле үтә!

Бүздәк районы Каран балалар бакчасында "Карга боткасы" бәйрәме узды.

Каранда милли бәйрәмнәр күңелле үтә!
Каранда милли бәйрәмнәр күңелле үтә!

Чараның төп максаты - балаларда татар халкының гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү, мәдәнияткә кызыксындыру уяту.
Бәйрәм башланыр алдыннан алып баручы, өлкәннәр төркеме тәрбиячесе Ирина Ринад кызы Мансурова йоланың тарихын, борынгы заманнарда ничек үткәрелүе хакында сөйләде. Балалар “Яз килә” жырын башкардылар. Ятлаган шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр. Рәхәтләнеп халык уеннарын уйнап, күңел ачтылар. Каргалар ролендә өлкәннәр төркеме тәрбияләнүчеләре Илшат Хәмидуллин һәм Булат Гобәйдуллин оста итеп уйнадылар. Әбиләр ролен - кечкенәләр төркеме тәрбиячесе Лиза Наил кызы Халикова һәм балалар бакчасы мөдире Миләүшә Фирдәвес кызы Гыйззәтуллина, бабай ролен тәрбияче ярдәмчесе Низамиева Лира Венер кызы бик оста итеп башкарды.
Аннаң соң барысы бергәләп ботка ашап, тәмлекәчләр белән сыйланды.
Бәйрәм бик күңелле үтте! 

Автор: Альбина Шәрифуллина, Каран мәктәбенең рус һәм башкорт теле укытучысы.

Автор фотолары.

Автор:Алина Сабитова
Читайте нас: