Барлык яңалыклар
Балачак илендә
1 Май 2023, 11:10

“Алтын сапсан” яшь талантларга канат куя

Күмертау шәһәрендә “Алтын сапсан” XI Бөтенрусия балалар һәм үсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсы тәмамланды.

“Алтын сапсан” яшь талантларга канат куя
“Алтын сапсан” яшь талантларга канат куя

29-30 апрельдә Күмертау шәһәрендә “Алтын сапсан” XI Бөтенрусия балалар һәм үсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсы узды. Агымдагы елда Башкортстанның 8 шәһәреннән һәм 14 районыннан, шулай ук Ырынбур, Чиләбе, Самара өлкәләреннән, Ямал-Ненец автономияле округыннан, Санкт-Петербург һәм Төмән шәһәрләреннән 1000нән артык бала, 50дән артык иҗат коллективы катнашу өчен гариза биргән.

Фестиваль-конкурс биш номинациядә үтте: вокал, хореография, инструменталь башкару, декоратив-кулланма сәнгать һәм театр сәнгате. Фестивальнең максаты –  иң талантлы балаларны һәм яшьләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү, мәдәни мөмкинчелекләрне саклау һәм үстерү.

Конкурс көнендә катнашучыларны жюри бәяләде, аның составына Русиянең, Башкортостанның танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, профессиональ музыкантлар, хореографлар, тәҗрибәле педагоглар керде.

Декоратив-кулланма сәнгать буенча конкурсантларның эшләрен Күмерчеләр мәдәният сарае фойесында карарга мөмкин булды. Монда декоратив рәсемнәр, композицияләр, текстиль, киез итек, батик, декоратив рәсем һәм графика бунча бик күп эшләр тәкъдим ителде.

 Шулай ук иҗат коллективлары җитәкчеләре өчен жюри түгәрәк өстәлләр һәм осталык дәресе үткәрде. Фестивальгә Башкортстанның мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина килде.

 Конкурсны оештыручылар өстәмә рәвештә мәдәни-күңел ачу программасы тәкъдим итте: шәһәр буйлап экскурсияләр, Гагарин исемендәге ял һәм күңел ачу паркларында аттракционнарда атыну, “Сапсан-Арена” Боз сарае, “Горняк” бассейны һәм кинотеатрына сәяхәт, “Квантолаб” балалар технопаркы катнашучылар өчен кызыклы уен программасы һәм дискотека әзерләде.

Быел җиңүчеләргә ике йөз мең сум күләмендә Гран-при билгеләнгән иде.

Гран-При җиңүчеләре булып түбәндәге балалар һәм иҗат коллективлары танылды:

“Хореография” номинациясендә – “СОВА” үрнәкле заманча бию мәктәбе, Ырымбур шәһәре.

“Вокал” номинациясендә – Виктория Теплова, Л. һәм М. Ростроповичлар исемендәге музыка колледжы, Ырымбур шәһәре.

“Инструменталь башкару” номинациясендә – Кирилл Сидельников, Л. һәм М. Ростроповичлар исемендәге музыка колледжы каршындагы махсус балалар музыка мәктәбе, Ырымбур шәһәре.

“Декоратив-кулланма сәнгать” номинациясендә – “Старинные изразцы. Сирин и Алконост” коллектив эше, 8нче сыйныф, Күмертау шәһәренең Балалар сәнгать мәктәбе, җитәкчесе С.Е. Тарасова.

“Театр сәнгате” номинациясендә – Арина Бибарцева, “Зеркало” балалар театры, Ырымбур шәһәре.

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: