Барлык яңалыклар
Балачак илендә
5 Май 2023, 21:20

Бүләккә — Георгий тасмасы

Уфа шәһәренең 22нче модельле балалар китапханәсендә патриотик акция уза.

Бүләккә — Георгий тасмасы
Бүләккә — Георгий тасмасы

Уфа шәһәренең 22нче модельле балалар китапханәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына багышланган "Георгий тасмасы" патриотик акция уза.

Бирегә килгән китап укучылар махсус әзерләнгән күргәзмә белән таныша, яңа китаплар белән таныша һәм ошаган китапларны үзләренә укырга сайлап ала. Әлбәттә, яшь китап сөючеләребез уен һәм башваткычларсыз калмый, алар Бөек Ватан сугышы турында викторина сорауларына җавап бирә.

Ә дөрес җаваплар өчен һәркемгә бүләк — Георгий тасмасы әзерләнгән.

 

Зөлфия Гыйззәтуллина,

китапханә мөдире.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: