+17 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
5 Май 2023, 14:40

Градусникны тешләгән һәм... терекөмешен йоткан

3 яшьлек сабый, әнисе күрмәгәндә, бәлагә тарыган.

Градусникны тешләгән һәм... терекөмешен йоткан
Градусникны тешләгән һәм... терекөмешен йоткан

Ханты-Манси автономияле  округының Урай шәһәрендә өч яшьлек малай градусникны тешләгән һәм аның эчендәге терекөмешне йоткан.  Бу хакта Ural Mash Телеграм-каналы хәбәр итә.

Әнисе сабыеның тәне кайнар булуын тоеп, градусник куйган, үзе бу вакытта аш-су бүлмәсендә булашкан.  Бүлмәдә караучысыз калган малай градусникны авызына капкан һәм тешләп, терекөмешен йотып җибәргән. Әни кеше бу хакта сабые кухняга градусник кыйплчыгы тотып кергәч кенә белгән.

Дәваханәдә ана кешегә терекөмешнең бала организмыннан табигый рәвештә чыгачак, дип аңлатканнар. Чыганак хәбәр итүенчә, бала гомеренә бернинди куркыныч та янамый.

Шулай да терекөмешле градусниклар белән бик сак булырга кирәк. Организмга зур күләмдә эләккән очракта аның йогынтысы бик хәвефле булырга мөмкин.

 

Фото: sibmedia.ru

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: