-3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
7 Май 2023, 10:05

Туган илне ярату балалар бакчасыннан башлана

Дүртөйле шәһәренең “Чебурашка” балалар бакчасында да патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелә.

Туган илне ярату балалар бакчасыннан башлана
Туган илне ярату балалар бакчасыннан башлана

Җиңү көне – халкыбызның күңелендә мәңге онытылмас көн. Үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү бүгенге җәмгыятьнең иң төп бурычларның берсе. Патриотик тәрбия бирү төшенчәсе бала күңелендә Туган илебезне ярату, халкының тарихы, үткәне белән горурлану хисләре уяту дигәнне аңлата. Бу эшне никадәр иртәрәк башлыйсың, шулкадәр яхшырак. Патриотик аң кечкенәдән башланып, гомер буе ныгытылырга тиеш.
Безнең “Чебурашка” балалар бакчасында да патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелә. Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган чара шундыйларның берсе булды.  Балалар Җиңү, тынычлык турында  шигырьләр сөйләп, җырлар башкарып, осталыкларын күрсәтте. Бөек Ватан сугышын чагылдырган театраль күренеш тәкъдим итте. Аларның чыгышлары бик дулкынландыргыч булды.

Гөлназ Әхмәдинур кызы Имамова, тәрбияче.

Дүртөйле шәһәре.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: