Уфада 8нче шәһәр дәваханәсенең бала тудыру йортында биш килограмм авырлыктагы малай туган. Бу хакта Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин Телеграм-каналында хәбәр итә. Ведомство җитәкчесе сүзләренчә, бала 5000 грамм авырлыкта һәм 62 сантиметр озынлыкта дөньяга килгән.
“Җиңү көне алдыннан 8 нче шәһәр дәваханәсенең бала тудыру йортында чын батыр, булачак Ватанны саклаучы туган! Малай ныклы һәм сәламәт булып үссен!”, — дип язган Башкортстан сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе.
Фото:телеграм-канал министра здравоохранения Башкирии Айрата Рахматуллина