Барлык яңалыклар
Балачак илендә
22 Май 2023, 13:50

Балалар ялы буенча сорауларыгыз бармы?

Кызыксындыручы барлык сораулар белән бүген эшли башлаган “кайнар линия”гә шалтырата аласыз.

Балалар ялы буенча сорауларыгыз бармы?
Балалар ялы буенча сорауларыгыз бармы?

“Роспотребнадзор”ның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген балалар ялы, балалар товарларының сыйфаты һәм хәвефсезлеге мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эшли башлады.

Агымдагы елның 22 маеннан 2 июненә кадәр күзәтчелек ведомствосы һәм аның территориаль бүлекләре белгечләре республика халкына барлык кызыксындырган сорауларга телефон аша җавап бирәчәк: 8-800-77-50-170  номеры буенча көн саен 10.00 дән 16.00 гә кадәр (шимбә һәм якшәмбедән тыш).

Тәнәфес 12.00 сәгатьтән 12.45 сәгатькә кадәр, шалтырату бушлай.

Моннан тыш, тәүлек әйләнәсенә Бердәм консультация үзәге телефоны шалтыратуларны 8-800-555-49-43 номеры буенча кабул итә.

 

Фото:api.rbsmi.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: