ЗАГС реестры Башкортстанда яңа туган балаларның сирәк исемнәре буенча мәгълүматлар биргән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.
Аналитиклар агымдагы елның 1 гыйнварыннан 19 майга кадәр булган мәгълүматны җиткерә.
Бу вакыт эчендә кызларга Лукерья, Айсанат, Ралия, Мираль һәм Наргиз кебек гадәти булмаган исемнәр бирелгән. Әти-әниләр сайлаган иң сирәк малайлар исемнәре – Рихан, Ратибор, Динир, Имир һәм Сардмад.
Кызларга еш кына Ева, Әминә, Эмилия, Амелия, София дип кушканнар. Ярты ел эчендә иң киң таралган малайлар исемнәре – Тимур, Эмир, Марк, Әмир, Мирон.
Фото:medvestnik.ru