Юлларда һәм транспортта балаларның хәвефсезлеген тәэмин итү максатыннан, шулай ук “Балачак иминлеге – 2023” Бөтенрусия акциясе кысаларында Чакмагыш авылының 5нче балалар бакчасында
Физкультура буенча инструктор Регина Михайловна, педагоглар белән берлектә, өлкәннәр төркемендә “Балалар бакчасында – Велоузыш” дип исемләнгән бик чагу һәм күңелле спорт чарасы оештырды. Аның төп максаты – юлда хәвефсезлекне пропагандалау, балалар юл-транспорт травматизмын профилактикалау, юл хәрәкәтендә дисциплиналы, законга буйсынучы катнашучыларны тәрбияләү.
Балалар велосипедның барлыкка килү тарихын, юл хәрәкәте кагыйдәләрен, велосипедчының экипировка серләрен, юлда үзара хөрмәт кагыйдәләре турында белделәр.
Ярышлар алдыннан кызлар һәм малайлар велосипедта юл хәрәкәте кагыйдәләрен янә кабатладылар. Күңелле музыка яңгырагач, нәни спортчылар старт алды. Ә финишта аларны кызыл тасмалар белән тәрбияче апалары каршы алды.
Бу чара кызыклы, мавыктыргыч кына түгел, ә чын мәгънәсендә спорт бәйрәме булды. Балалар бик озакка җитәчәк уңай эмоцияләр алды.
Призлы урыннар алган балалар 31 майда "Велоузыш - 2023" район ярышларында катнашачак.
Гөлназ Рабис кызы ХАМАТДИНОВА, тәрбияче.
Чакмагыш районының Чакмагыш 5нче балалар бакчасы.