+26 °С
Болытлы
Республика Башлыгы Радий Хәбиров Ишембай шәһәрендәге 11нче мәктәпнең 2нче сыйныф укучысына исемле сәгать бүләк итте.
Билгеле булуынча, төбәк җитәкчесе Матвей белән үзенең эш сәфәре вакытында, Спорт сараенда булганда танышкан. Бу вакытта анда йөзү буенча дәресләр узган була. Матвей тренировка йөзүендә иң яхшы нәтиҗә күрсәтә, моның өчен Радий Хәбиров аңа презент вәгъдә итә.
Кичә Ишембай районы хакимияте башлыгы Азат Ишемгулов укучыга шул бүләкне тапшырды.
Фото: Ишембай районы хакимияте сайтыннан.