+13 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
20 ноябрь 2023, 19:50

Балалар күпләп авырый...

 Башкортстанда кискен респиратор инфекцияләр һәм грипп белән авыручылар саны арта. 

Балалар күпләп авырый...
Балалар күпләп авырый...

Мондый мәгълүматны “Роспотребнадзор”ның төбәк буенча идарәсе белдерде.

Соңгы атнада Башкортстанда кискен респиратор инфекцияләр һәм грипп белән авыруның 25 меңнән артык очрагы теркәлгән, шуларның 43,5 проценты - балалар. Мондый мәгълүматны “Роспотребнадзор”ның төбәк буенча идарәсе белдерде.

"Узган атна белән чагыштырганда авыручылар саны 29,9 процентка арткан. Күпьеллык күзәтүләр буенча авыруның иң югары ноктасы декабрь-февраль айларына туры килә", - дип өстәделәр “Роспотребнадзор”да һәм кирәкле профилактика чараларын үтәргә чакырдылар.

Табиблар искәртүенчә, көзге яңгырлар һәм салкыннар вакытында ОРВИ һәм грипп активлаша. Сезонлы инфекцияләрдән саклану өчен витаминнарга бай ризыклар куллану аеруча мөһим. Витаминнар организмга вируслар белән көрәшергә ярдәм итә.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: