+3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
28 февраль , 16:55

Кечкенә Софияне министр каршы алган

Республика кардиология үзәгендә хезмәт салучы табиблар гаиләсендә – сөенечле вакыйга.

Кечкенә Софияне министр каршы алган
Кечкенә Софияне министр каршы алган

Республика кардиология үзәге хезмәткәрләре Гөлнур һәм Марсельнең гаиләсендә – шатлыклы вакыйга. Алар өченче тапкыр әти-әни булганнар. Гаиләдә София исемле кыз бала дөньяга килгән. Бу хакта Айрат Рәхмәтуллин үзенең Телеграм-каналында хәбәр иткән.

Гаилә башлыгы сабыен балалар тудыру йортыннан чыгару тантанасында катнаша алмаган, чөнки ул хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә, хәрби-ялан госпиталендә эшли. Шуңа күрә яңа туган баланы һәм аның әнисен Республика перинаталь үзәгеннән Башкортстанның сәламәтлек саклау министры шәхсән каршы алган.  

“Сабыйны каршы алдык, әнисен котладык һәм аларга ныклы сәламәтлек теләдек!” – дигән ведомство җитәкчесе.

 

Фото: Айрат Рәхмәтуллинның ТГ-каналыннан

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: