+3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
29 февраль , 15:15

Балалар бакчаларын да төзекләндерә башлаячаклар

Бу хакта Владимир Путин Федераль җыелышка еллык Юлламасында белдерде.

Балалар бакчаларын да төзекләндерә башлаячаклар
Балалар бакчаларын да төзекләндерә башлаячаклар

Әлеге мизгелләрдә Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка еллык Юллама белән мөрәҗәгать итә.

“Безнең балалар бакчаларының күбесе совет чорында ук ачылган һәм капиталь яңартуга мохтаҗ. Киләсе елдан аларны капиталь ремонтлау программасын башлыйбыз. Гомумән алганда, балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне капиталь ремонтлауга өстәмә рәвештә 400 миллиард сумнан артык акча бүлеп бирәчәкбез.

Мәктәпләргә килгәндә, 18,5 меңгә якын бинага капиталь ремонт таләп ителә. 2030 елга кадәр без төбәкләргә бу проблеманы тулысынча хәл итәргә ярдәм итәчәкбез, ә киләчәктә мәктәпләрне план режимында ремонтлаячакбыз. Әлегә кадәр эшләнгәннәр безнең дөрес юлда булуыбызны күрсәтә.

Моннан тыш, киләсе алты елда мондый ихтыяҗ булган мәктәпләрдә медицина кабинетларын яңартырга яки ачарга тәкъдим итәм. Ә мондый ихтыяҗ бар, чөнки 2022-23 елларда 39 мең мәктәпнең (илдә 39440 мәктәп ) 65 процентында гына медицина кабинетлары бар. Эшлисе эшләр күп әле”, - диде Владимир Путин.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: