Югары Яркәй 2нче балалар бакчасында нәниләрдә Ватаныбызга, туган ягыбызга, телебезгә мәхәббәт тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Без, тәрбиячеләр, төрле-төрле чаралар үткәрәбез.
Ә “Әллүки” журналы – безнең зур ярдәмчебез! Балалар белән журнал битләрендәге төсле сурәтләрне карыйбыз, шигырьләр ятлыйбыз, халкыбызның милли йолаларын өйрәнәбез. Кызлар һәм малайлар бигрәк тә “Әллүки”дәге әкиятләрне тыңларга ярата. Күңелле дәресләр үткәргәндә “Уйлап кара”, “Башваткычлар”, “Зирәкләр мәктәбе” рубрикаларын яратып кулланабыз. Шунысы мөһим: әти-әниләр дә балалалар өчен чыккан матур, төсле, тәрбияви журналның әһәмиятен яхшы аңлый. Безнең сабыйлар “Әллүки” укып үсә!
Лилия НӘГЫЙМУЛЛИНА, тәрбияче.
Илеш районы.
Автор фотосы.