+3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
4 март , 16:15

“Сәхнә миңа канатлар куя!”

Дуслар, “Әллүки”нең сәләтле йолдызчыгы белән таныш булыгыз. Талантлы, ачык йөзле, җитез кыз ул – Әминә Садриева.

“Сәхнә миңа канатлар куя!”
“Сәхнә миңа канатлар куя!”

Яшь дустыбыз Уфаның 49нчы мәктәбендә 1нче сыйныфта яхшы билгеләргә генә укый.  Җырларга яратучы кыз дүрт яшеннән зур сәхнәләрдә чыгыш ясый. Әминә Уфа балалар филормониясенең  “Бәхет” вокал студиясенә бик теләп йөри. Шунда ук “Чулпан” үрнәкле цирк коллективында гимнастика серләренә төшенә.  Музыкаль мәктәптә фортепиано классында укырга, бассейнга йөрергә дә өлгерә ул. Якыннарын уңышлары белән сөендереп кенә тора. Әйтик, узган ел тырыш кыз  “Уральский звездопад” халыкара конкурсында I дәрәҗә, “Башкортстан йолдызы”  Бөтенрусия конкурс-фестивалендә II дәрәҗә диплом белән бүләкләнгән.

Әлбәттә, Әминәнең сәнгатьне үз итүе гаиләсеннән килә. Әти-әниең республиканың билгеле сәхнә йолдызлары булсын да, җыр-моңны ничек яратмаска соң?! Башкортстанның атказанган артисты, танылган скрипкачы Марат Садриев һәм күпләрнең яраткан җырчы Гөлсинә Мөхәммәдиеваның сөекле кызлары бит ул!

–  Кызыбыз кечкенә чагыннан безнең белән зур сәхнәләрдә җырлый. Ул көйне ишетү белән шунда ук отып ала. Безнең Әминәбез шундый җитез, шөгыльләре күп, барысына да бик теләп йөри, ­–  ди әнисе Гөлсинә Әлмөхәммәт кызы.

Нәни дустыбыз рәсем төшерергә, фигуралар әвәләргә, гаилә белән ял итәргә, чаңгыда йөрергә, су керергә ярата. Ә 5нче сыйныфта укучы абыйсы Әмир аның иң якын таянычы, терәге.

Киләчәктә архитектор булырга теләүче яшь дустыбызга максатларына кыю атлавын, әти-әнисенең горурлыгы булып үсүен телик!

 

Динар КӘЛИМУЛЛИН фотолары.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: