+4 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
6 март , 10:25

Чая да син, тыйнак та син, татар кызчыгы!

Бүздәк районының Каран урта мәктәбендә "Татар кызчыгы" бәйгесе финалы узды.  

Чая да син, тыйнак та син, татар кызчыгы!
Чая да син, тыйнак та син, татар кызчыгы!

Кичә, 5 мартта,  Бүздәк районының Каран урта мәктәбендә "Татар кызчыгы" бәйгесе финалы узды.  Бу матур бәйрәмне мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөлфия Мансурова оештырган.

Зөлфия Җәмил кызы билгеләвенә, бәйге өч этаптан торган – визит карточкасын тәкъдим итү, иҗади сәләтләрне күрсәтү, нәфис сүз осталары чыгышы. Р.Шәрипов исемендәге Сабай урта мәктәбе укучылары бу бәйгедә аеруча активлык күрсәткән. Алар бу конкурска дүрт заявка җибәргән.

– Беренче өлештә кызлар үзләре белән таныштырды. Барысы да бер дә курыкмыйча, иң мөһиме, татар телендә камил итеп сөйләп, чын артистларча чыгыш ясады. Алдан оялчан күренгән балалар, бәйге башлануга, чын артистка әйләнделәр дә куйдылар. Чыгыш ясаганда күзләрендәге очкыннарны күрсәгез! ­– ди мөгаллимә.
Бәйгечеләрнең чыгышларын дәрәҗәле жюри бәяләгән. Җиңүчеләрне билгеләгәндә, кызларның татар телен камил белүе һәм сөйләшүе, сәхнәдә үз-үзләрен тотышы, артистлык осталыгы, чыгышларның оригинальлеге төп критерийлар булып торган. “Татар кызчыгы - 2024” исеменә Бүздәк 2нче мәктәбенең 4 А сыйныф укучысы Ангелина Хафизова лаек булган (укытучысы Энҗе Латыйп кызы Арсланова).

– "Татар кызчыгы" – хыялымда күптән йөрткән чара иде. Районыбызның төрле мәктәпләреннән 3-6нчы сыйныфтан финалга 10 бала үтеп, алар туган телләренә булган сөюләрен, иҗади осталыкларын күрсәтте. Монда укытучыларның, әти-әниләрнең, әби-бабайларның бик күп көче салынганы күренеп тора. Һәрберсенә аерым рәхмәтләребезне җиткерәбез!
Бу матур конкурс гореф-гадәтләребезне сакларга, бигрәк тә кечкенә яшьтән үк татар телебезне камил белергә зур этәргеч булыр, үзләренең туган илен, туган телен яратып үсәрләр дигән өметтә үткәрелде. Өметләребез акланыр дип ышанабыз! ­ – ди Зөлфия Мансурова.

“Татар кызчыгы” бәйгесе бик матур һәм җанлы узган. Күңелле очрашу чәй табыны артында дәвам иткән.

 

Фотолар мәктәп сайтыннан.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: