Иң көтеп алган язгы бәйрәм алдыннан Балалар һәм үсмерләр өчен шәһәр реабилитация үзәгенә Уфа шәһәренең модельле 7нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре библиодесант булып “килеп төште”.
Әлбәттә, өлкәннәр буш кул белән килмәде: үзәк китапханәсенә “Китапларны яратып бүләк итегез”акциясе барышында укучылар тарафыннан җыелган яңа төсле китаплар тапшырдылар.
Балаларга 8 Март бәйрәме якынлашуын һәм В. Катаевның “Цветик-семицветик” дип аталган искиткеч китабы, теләкләр үти торган тылсымлы чәчәк турында искә төшерделәр. Аннары барысы да бергә, кемдер үзе, кемдер өлкәннәр ярдәме белән бик тырышып бүләк ясадылар. “Цветиком-семицветик” открыткалары бик матур килеп чыкты.
Бәйрәмдә открыткалар, һичшиксез, үз хуҗаларын табар, ә әлегә алар искиткеч балалар рәсемнәреннән торган күргәзмәне бизи.
Ирина Зиннәтуллина фотосы.