+6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
12 март , 09:25

Донбасс малаен Башкортстанда көтәләр!

Аның апасы юллама откан.

Донбасс малаен Башкортстанда көтәләр!
Донбасс малаен Башкортстанда көтәләр!

Мәскәүдә “Русия»”күргәзмә-форумында Башкортстанның реабилитация үзәкләренең берсенә юллама уйнатылды. Бу хакта Башкортстан Хезмәт министрлыгының социаль челтәрләрендә хәбәр ителә.

Республиканың Хезмәт министрлыгы эшенең беренче көнендә үк күргәзмә-форум стендында бу уен турында игълан ителде. Һәм бөтен илдән килгән кунаклар төрле тренингларда, викториналарда һәм осталык дәресләрендә катнаштылар һәм арада берсенә бәхет елмаячагын белеп тордылар.

Нәтиҗәдә, Гаилә кодексына һәм тулаем гаиләгә кагылышлы викторина сорауларына җавап биреп, юлламаны Мәскәүдә яшәүче Татьяна отты. Ләкин ул Донбасстагы апасы өчен, дөресрәге, аның улы өчен тырышкан. Эш шунда, аның улының сәламәтлеге чикле бала.

Күмертауның сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләр өчен реабилитация үзәге ачык даталы юллама биргән. Безнең илнең яңа төбәгендә яшәүче малайны биредә ел ахырына кадәр көтеп калачаклар, дип хәбәр итәләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

 

Фото:пресс-служба минтруда Башкирии

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: