+6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
16 март , 12:25

“Ә хәзер Вадим Захаров һәм... Ясмин җырлый!”

“Әллүки”нең нәни дусты сайлауга килүчеләргә бәйрәм кәефе бүләк иткән.

“Ә хәзер Вадим Захаров һәм... Ясмин җырлый!”
“Ә хәзер Вадим Захаров һәм... Ясмин җырлый!”

Бүген – Русия Президентын сайлауларның икенче көне. Иртәнге 8:00 сәгатьтә республикадагы 3308 сайлау участогының ишекләре ачылды. Аларның һәркайсында бәйрәмчә кәеф, тавыш бирү өчен уңайлыклар булдырылган.
Ил Президентын сайлау кебек мөһим вакыйгада “Әллүки”нең нәни дусты – Уфада яшәүче 4 яшьлек Ясмин Юлъякшина да катнашкан. Әнисе Айгөл Закир кызы белән белән сайлауга килеп, тавыш бирүчеләргә музыкаль күчтәнәч бүләк иткән сәләтле кызчык.  

“Ясминем белән ил Президенты өчен тавыш бирергә килдек. Кызыма иң элек шуны аңлаттым: сайлау – бик мөһим эш, анда һәркем катнашырга тиеш. Бу көн – бәйрәм. Ул, бәйрәм булгач, җырларга кирәк, дип тапты. Күңел ачу программасы да уйлап куйган иде, тик аңа – балалар бакчасына, ә миңа эшкә барасы булгач, программаны бераз кыскартырга туры килде. Шулай да бик күңелле булды”, - ди Айгөл.

Популяр җырчы Вадим Захаров иҗатына гашыйк кыз сайлауга килүчеләргә “Станокка” керәшен халык җырын башкарган. Әле әнисенә матур итеп игълан итәргә дә кушкан: “Каршы алыгыз! Ә хәзер Вадим Захаров һәм Ясмин җырлый!”

Уфа “Нур” татар дәүләт театры каршындагы Балалар студиясенең татар бүлегенә йөрүче дустыбыз әнә шулай бер дә аптырап тормаган. Һәммәсенә бәйрәм кәефе бүләк иткән! Әфарин, Ясмин!

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: