+4 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
19 март , 10:30

Хуш киләсең, ямьле яз!

Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсе актив укучылары өчен күңелле “Масленица” бәйрәме үткәрде.

Хуш киләсең, ямьле яз!
Хуш киләсең, ямьле яз!

Май чабу, масленица — керәшеннәрдә, славяннарда кышны озатып, язны каршылау бәйрәме. Бу бәйрәм бик борынгыдан килә. Кышны озату — халыкның иң күңелле һәм көтеп алынган бәйрәмнәренең берсе. Бу бәйрәмне республика шәһәр һәм авылларында да матур итеп бәйрәм итәләр.

16 мартта Уфаның  модельле 22нче балалар китапханәсе хезмәткәрләре китапханәбезнең актив укучылары өчен күңелле “Масленица” бәйрәме үткәрде. Очрашу вакытында китапханә кунакларына бәйрәмнең барлыкка килү легендасы, аны үткәрү традицияләре турында сөйләделәр.  Ни өчен Май чабу тәбикмәге бәйрәм сые гына түгел, ә Кояш символы булып тора.

Мондый ризыкны ашаганнан соң, кеше Кояш яктысы һәм җылысының бер нурын алачак, һәм күбрәк тәбикмәк пешергән саен, язын кояшлы көннәр күбрәк булачак, дип саналган. Аннары “Тәбикмәк белән йөгерү”, “Төз атучы укчылар”,» “Нурлар яса” кебек  кызыклы ярышлар узды. Укучылар бик теләп “Кояшны буя" осталык дәресендә катнашты.

Бәйрәм бик күңелле булды. Балалар рәхәтләнеп күңел ачты, биеде, сикерде һәм йөгерде. Традиция буенча бәйрәм тәмле һәм хуш исле тәбикмәкләр ашап, чәй эчү белән тәмамланды.

Кунакларыбыз очрашу турында болай дип белдерде: "Бу бик шәп һәм кызыклы булды!»


Зөлфия Гыйззәтуллина,

Китапханә мөдире.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас: