+4 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
21 март , 16:45

Хуш киләсең, Нәүруз!

 Югары Яркәйнең 1нче балалар бакчасында фольклор бәйрәмнәрен үткәрү яхшы традициягә әверелде.

Хуш киләсең, Нәүруз!
Хуш киләсең, Нәүруз!

Безнең Югары Яркәй 1нче балалар бакчасында фольклор бәйрәмнәрен үткәрү яхшы традициягә әверелде. Бүген безнең балалар бакчасында "Нәүрүз" бәйрәме узды.

Нәүрүз – ул яз, игелек бәйрәме .Фарсы теленнән тәрҗемә иткәндә "яңа көн" дигәнне аңлата. Балалар бакчасы өчен шундый зур бәйрәмне музыка җитәкчесе Ирина Олег кызы Хәбибуллина белән берлектә өлкән төркем тәрбиячесе Эльмира Рәис кызы Гарифуллина әзерләде.

Балалар бәйрәмне шатланып, җырлар, шигырьләр өйрәнеп, түземсезлек белән көтеп алды. Ләкин бу чараның төп хуҗасы – Нәүруздан башка нинди бәйрәм булсын! Балалар аңа барлык сәләтләрен күрсәттеләр: шигырьләр сөйләделәр,мәкальләр, әйтемнәр әйттеләр, халык уеннарында бик актив катнаштылар.

Бәйрәм ахырында Нәүрүз балаларга рәхмәт белдерде һәм алар бергәләп җыр башкардылар. Яз һәм Кыш бабай балалар өчен спорт-күңел ачу ярышлары үткәрде. Балалар барлык конкурсларда,уеннарда һәм эстафеталарда зур теләк белән катнашты. Шулай ук безнең бәйрәмгә әбекәй килде, ул тылсымлы йомырка эчендә күчтәнәч алып килгән иде.

Без сабыйларны милли традицияләрдә тәрбияләүгә аерым игътибар бирәбез һәм шуңа күрә халыклар мәдәнияте белән бәйле төрле чаралар үткәрәбез. Мондый чараларның балаларда туган җиргә мәхәббәт тәрбияләргә, рухи-әхлакый кыйммәтләрне сакларга ярдәм итә.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: