+6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
21 март , 16:20

“Әллүки” – шәп журнал!

Бүген без Уфаның модельле 22нче балалар китапханәсендә үткер, чая, зиһенле кызлар һәм малайлар белән таныштык.

“Әллүки” – шәп журнал!
“Әллүки” – шәп журнал!

Бик озакка җитәрлек көч-дәрт, энергия һәм шәп кәеф алдык.

“Әллүки”челәр белән башкаланың 5нче лицеенда укучы 2 Д сыйныфы укучыларын китапханә мөдире Зөлфия Гыйззәтуллина очраштырды.

“Бу лицейда китап сөюче, укырга, күпне белергә яратучы балалар укый. Сезгә алар белән танышырга кирәк”, –  дип Зөлфия Рәшит кызы үзләрен алдан мактап куйса да, бераз шикләнеп торган идек торуын. Хәзер балалар китап укыймыни?! Алар бит гаджетларда уеннар уйнап кына утыра түгелме?..

Юк икән шул! Китаплар да, журналлар да укыйлар, бик кызыксынучан булып чыкты яңа дусларыбыз. “Әллүки” журналы белән танышу, сорауларга җаваплар бирү, табышмаклар чишү, бергәләп фотога төшү – очрашу мизгел кебек үтте дә китте.

“Әллүки”  –  шәп журнал! Безнең дә аны укыйсыбыз килә!” – диде бертавыштан балалар.

Күңелле, файдалы һәм истәлекле очрашу өчен модельле 22нче балалар китапханә хезмәткәрләренә һәм 2 Д сыйныфы җитәкчесе Ирина Ленонидовна Камалетдиновага зур рәхмәт!  Киләчәктә дә шундый очрашулар көтсен!

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: