Үзенең 60 яшьлек юбилее кичендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрдәге битләрендә ике аяк эзе һәм “Мин әтием кебек зур үсәчәкмен”дигән язулы бала рәсеме белән уртаклашты. Ул фото астына кыскача гына язып куйган: “Әтиләр аңлар".
Билгеле булуынча, кичә Республика Башлыгы Радий Хәбировка 60 яшь тулды. Төбәк җитәкчесе Башкортстанны үстерү юнәлешендә соңгы биш елда башкарган колачлы эшчәнлеге балалар бакчалары, мәктәпләр һәм, гомумән, балалар тормышында аеруча ачык чагыла. Республика җитәкчесенең кайгыртучанлыгы аркасында сабыйларның тормышы көннән-көн яхшыра, аларның киләчәге ышанычлы.
Фото: bashinform.ru