+4 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
22 март , 11:15

“Малайларны тәрбияләргә кирәк!”

Радий Хәбиров эш сәфәрләрендә балалар белән булган кызыклы очрашулар турында сөйләде.

“Малайларны тәрбияләргә кирәк!”
“Малайларны тәрбияләргә кирәк!”

Үзенең күпсанлы эш сәфәрләрендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров еш кына балалар белән аралаша. Республика җитәкчесенең Баймактагы мәктәптә укучы малайның ботинкасындагы сүтелгән шнурларын бәйләвен, Донбасста Кирилл исемле малай белән танышып, аңа истәлеккә сәгать бүләк итүе турында күпләр хәтерли. Күптән түгел БСТ телеканалына интервьюсында Радий Хәбиров балаларга карата аерым мөнәсәбәте турында сөйләде.

"Минемчә, бу кешенең табигый реакциясе. Баланы күргәч, аны кочаклап алырга, шатландырырга телисең. Минем ике улым үсә. Мин берәр 10чы сыйныф укучысына карыйм да уйлыйм: минем дә улым шундый булачак. Күңелең аша үткәрәсең, үз балаң кебек кабул итәсең. Һәм  менә бу Баймактагы укучының да бар әйбере шундый пөхтә, бәйләнгән, каптырылган. Ә идәндә сүтелгән ботинка җепләре ята. Үземчә уйлым: йөгереп киткәндә, егылуы да бар. Малайлар тыныч кына  атлап йөрми бит, йөгерә. Ә Донбасста балаларга карасаң... аларга карата аерым мөнәсәбәт. Бу Кирилл дигән егет белән без подразделениедә булдык. Анда техника тора, кешеләр бронежилетларда, автоматлар белән. Һәм шунда ук тыныч күренеш: малай мәктәптән кайтып килә, мин аны чакырып алдым. “Әти-әниең бармы?” – димен. "Әйе, әтием, әнием бар", - ди. Бик үткер малай булып чыкты ул. Ә минем уенчыкларым юк, мин егетләргә бүләкләр, орденнар, медальләр алып барам. Ярый әле республика Башлыгының сәгате булды. Соңыннан егетләр аңардан “Сәгатьне киясеңме?" – дип сораганнар. Ул кулындагы сәгатьне горурланып күрсәткән. Малайларны тәрбияләргә кирәк, алар – безнең киләчәгебез”, – диде Радий Хәбиров.

 

Фото: bashinform.ru

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: