Ике ул үстерүче Фирдүс Тямаевның гаиләсендә – сөенечле вакыйга. Кичә аларның өченче сабыйлары – кызлары дөньяга килгән.
“20 минут элек өченче балабыз – кызыбыз туды. Хәзер мин дә өч бала әтисе”, – дип шатлыгы белән уртаклашты кичә иртә белән Фирдүс.
Җырчы һәм аның хатыны Резеда өчен дуслары, якыннары, иҗатташ дуслары гына түгел, төрле төбәкләрдә яшәүче тамашачылары, социаль челтәрләрдә язылучылары һәммәсе дә шатлана.
Бәхетле әти ике улы белән бала тудыру йортында төшкән фотосы астына: “Кунакка килдек”, – дип язып куйган.
Ике абыйсы Раян белән Кәримнең дә нәни сеңелләре янында йөзләре кояштай балкый. Бәләкәчнең исеме дә билгеле инде – Мәрьям!
Котлауларга без дә кушылабыз! Бәхетле сабый булып үс, Мәрьям!
Фото: Фирдүс Тямаевның шәхси архивыннан.