+3 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
24 март , 15:00

Кечкенә сабыйлар әти-әниле булды!

Башкортстанда олы йөрәкле кешеләр абыйлы-сеңелле балаларны үз гаиләсенә алган.

Кечкенә сабыйлар әти-әниле булды!
Кечкенә сабыйлар әти-әниле булды!

Башкортстанда социаль челтәрләр аша абыйлы-сеңелле бертуганнар өчен әти-әни табылган. Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, узган дүшәмбе көнне балаларга әни белән әти эзләүләре турында хәбәр бастырылган. Ә чәршәмбе көнне сөенечле яңалык билгеле булган: балаларны Юлия белән Константин үз гаиләсенә алганнар.

"Алар бу балалар турында социаль челтәрләрдән белгәннәр. Балалар һәм өлкәннәр арасында тиз арада ышанычлы мөнәсәбәтләр барлыкка килде, алар тышкы билгеләре буенча да охшаш, туганнар кебек. Гаилә балаларны үзләренә алырга карар иткән. Балалар әти-әниле, уңайлы гаилә мохите һәм кайгыртучанлык булган өйдә, гаиләдә”, - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Башкортстанның Хезмәт министрлыгы үз битенә репост ясаучыларга рәхмәт белдергән.

“Бу кечкенә гамәл берничә секунд вакытны ала, ләкин әти-әни эзләгән сабыйлар өчен бик мөһим. Һәр баланың әнисе һәм әтисе булсын! -  дип билгеләп үттеләр ведомствода.

 

Фото: Хезмәт министрлыгының матбугат хезмәте

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: