+6 °С
Болытлы
Журналга язылу
Барлык яңалыклар
Балачак илендә
25 март , 10:20

Сабый бот сөяген сындырган...

Бу хәл республиканың бер балалар бакчасында булган.

Сабый бот сөяген сындырган...
Сабый бот сөяген сындырган...

Октябрьский шәһәр суды балалар бакчасы тәрбиячесенә карата “хәвефсезлек таләпләренә җавап бирмәгән эшләрне башкару яки хезмәт күрсәтү” мәддәсе буенча җинаять эшен караган. Инстанциянең матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, урамда уйнаган вакытта сабый тәрбияче тарафыннан күзәтүсез калып, балалар мәйданчыгында урнаштырылган, үз яшенә туры килмәгән уен җиһазларына менгән. Түбәнгә төшеп барганда, бала җиргә егылып төшкән, нәтиҗәдә, аның бот сөяге сынган.

Шул ук вакытта тәрбияче, үз бурычларын үтәгәндә, тиешле игътибар күрсәтергә һәм алдан күрүчән булырга тиеш. Суд утырышында гаепләнүче үз гаебен өлешчә таныган, ләкин балаларны караусыз һәм күзәтүсез калдыру белән килешмәгән. Ул һәрвакыт балалар янында булган, аларны карап-күзәтеп торган, игътибарын читкә юнәлтмәгән.

Суд җәза билгеләгәндә җинаятьнең җәмгыять өчен никадәр куркыныч булуын, гаепләнүченең шәхесен, җәзаны йомшартучы шартларны, шулай ук билгеләнгән җәзаның хөкем ителгән хатынны төзәтүгә һәм аның гаиләсенең яшәү шартларына йогынтысын исәпкә алган.

“Гаепләнүченең шәхесен исәпкә алып, балигъ булмаган зыян күрүченең законлы вәкиленең гаепләнүчене җинаять җаваплылыгына тарттырмаска соравын, ике якның да килешүен исәпкә алып, суд аңа 100 мең сум күләмендә штраф билгеләде һәм хөкем ителүчене билгеләнгән җәзаны үтәүдән азат итте”, дип хәбәр иттеләр судның матбугат хезмәтендә.

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас: